21нче июль, сишәмбе, 2020нче ел
Балигъ булмаган балалар өчен "Смайликлар" командасы" җәйге лагерь эше кысаларында "Салават Күпере" торак комплексында Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары, "Диксит" өстәл уенын кулланып, төркемле тренинг шөгыльләр үткәрделәр.
Шөгыль барышында балигъ булмаганнар төрле каршылыкларны бетерүгә, психологик дистанцияне киметүгә, төркемдә үзара аңлашуны үстерүгә юнәлдерелгән күнегүләр сериясен үтәделәр.
"Диксит" өстәл уенын куллану катнашучыларга иҗади потенциалны активлаштырырга, ассоциатив фикерләүне үстерергә, шәхси үз-үзеңне, эчке көчне танырга, үз-үзеңә ышанычны торгызырга ярдәм итте.
















