15нче июнь, дүшәмбе, 2020нче ел
"Яшәү иреге" беренчел профилактика программасы һәм "Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе кысаларында, Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тарафыннан, социаль яраклашуда кыенлыклары булган балигъ булмаган балалар өчен, "Үзара аңлашырга өйрәнәбез" дигән тренинг чарасы уздырылган.
Тренингның максаты: социаль күзәтүчәнлекне, дөрес аралашуны үстерү, коммуникатив күнекмәләрне арттыру.
Тренинг барышында катнашучылар белән коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә, балаларга социаль яраклашуда ярдәм итүгә юнәлдерелгән "Хәрәкәтләрне кабатлау","Бип","Вавилон манарасы","Кар бөртекләре" күнегүләре үткәрелде. Балаларда "МПС" табышмак-уены аеруча зур кызыксыну уятты, чөнки аны үтәгәндә һәр катнашучы үзен күрсәтә алды.
Психолог фикеренчә, мондый тренинг шөгыльләр балигъ булмаган балаларның үз-үзләрен тотуның бозыла торган формалары күренешенә комачаулаучы шәхси ресурсларын ачуга ярдәм итә.
