Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Select your language

   9нчы июнь, сишәмбе, 2020нче ел

   Балалар өчен ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән Республика реклама-мәгълүмат кампаниясе кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре өлкәннәр һәм балалар арасында популяр булган "WhatsApp" мессенджеры ярдәмендә "Ярдәм янәшәдә" дигән SMS - акция уздырылды, социаль хезмәт алучыларга ашыгыч психологик ярдәм хезмәте логотибы язылган белешмәлекләр һәм ышаныч телефоны эшенең принциплары турында кыска видеороликлар таратылды.

   Балаларга ярдәм итү Фонды тарафыннан эшләнгән кыска мәгълүмати роликлар ата-аналарга һәм балаларга ышаныч телефоны нинди максатлар һәм бурычлар куюы турында мәгълүматны мөмкин кадәр аңлаешлы җиткерергә ярдәм итә.

   Җавап хәбәрләрендә социаль хезмәт алучылар бүлекнең социаль хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр.

фото-1

фото-2


Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66