22нче май, җомга, 2020нче ел
Җәйге каникуллар алдыннан Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече социаль хезмәт алучылар белән "Куркынычсыз каникуллар" темасына онлайн-консультация үткәрде.
Консультациянең максаты: җәйге каникуллар вакытында балигъ булмаган балаларның үз-үзен тотышы күнекмәләрен формалаштыру.
Консультация барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды::
- шәһәрдә, шәһәрдән читтә һәм сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре
- куркыныч хәлләр шартларында тормышны һәм сәламәтлекне саклау.
Консультацияләр тәмамланганнан соң, электрон почта аша ата-аналар өчен "Балаларның җәйге куркынычсызлыгы" дигән белешмәлекләр җибәрелде.

