14нче май, пәнҗешәмбе, 2020 ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, балигъ булмаган балаларның эшләре буенча һәр атнаны уздырыла торган комиссия утырышында, ZOOM платформасы ярдәмендә оештырылган видеоконференциядә катнаштылар.
Комиссия утырышында балигъ булмаган балаларның эшләре буенча комиссия, район мәгариф бүлеге белгечләре, полициянең территориаль бүлекләре вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында 18 гаилә материаллары каралды, ике гаилә белән эш дәвам итәчәк: тулырак мәгълүмат җыю, социаль дезадаптация факторларын анализлау, соңыннан муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышында каралачак.
















