13 нче май, чәршәмбе, 2020нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы "Уйнап үсәбез" циклыннан "Баш мие өчен гимнастика" дигән тема буенча, социаль хезмәт алучы мәктәпкәчә яшьтәге балигъ булмаган балалар белән, WhatsApp мобиль кушымтасы ярдәмендә дистанцион консультация үткәрде.
Консультация балаларның танып-белү сәләтен активлаштыруга, күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән. "Кул чабуны тыңла", "Назлы исем" уен күнегүләрен куллану эмоциональ дистанцияне киметергә, дуслык атмосферасы тудырырга, эшкә әзерләнергә ярдәм итте. Ачык күргәзмә материаллар куллану һәм эшчәнлек алмашу (шөгыльләнделәр, рәсем ясадылар, уйнадылар) мәктәпкәчә яшьтәге балаларның кызыксынуларын һәм игътибарын дистанциядә дә саклап калырга мөмкинлек бирде. "Нинди рәсем артык?", "Бертөрле рәсемнәр" интеллектуаль биремнәрен һәм "Зинһар өчен, эшлә әле","Дүрт стихия" уеннарын чиратлаштыру нәтиҗәсендә балалар дәрес дәвамында актив булып калдылар.
