8нче май, җомга, 2020нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балалар белән үз-үзеңне танып белүгә омтылышны формалаштыруга, үз-үзеңә ышанычны арттыруга юнәлдерелгән шәхси шөгыльләр үткәрә.
Үз-үзеңне изоляцияләү чорында шәхси ресурсларга, төрле кыенлыкларны һәм психоэмоциональ проблемаларны җиңү сәләтенә аерым игътибар бирү мөһим.
"Үз-үзеңә юл" темасына дистанцион консультация бирү үз-үзеңне танып белүгә омтылышны формалаштыруга, көчле сыйфатларны танып белү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән.
Консультация барышында үз-үзеңне бәяләү диагностикасы үткәрелде, шәхси үзенчәлекләре билгеләнде, эмоциональ проблемаларны хәл итәргә ярдәм итүче психологик алымнар күрсәтелде.
Шөгыль мөстәкыйль рәвештә үз алдына максат куя белү һәм аңа ирешү юлларын билгеләү, үзләренең уңай сыйфатларын аңлау һәм үстерү, уңышка ирешүгә мотивация тудыру сәләтен үстерүгә ярдәм итте.
















