6нчы май, чәршәмбе, 2020нче ел
Бөек Ватан сугышы. Миллионлаган кеше аның дәһшәтен кичерде, әмма бирешмәде һәм җиңеп чыкты. Авыр сугышларда Ватанны саклаучылар әле дә исән.
Шуларның берсе-Василий Иванович Семенов, Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хезмәт алучы.
Василий Иванович 1925 елның 5 маенда ТАССРның Куйбышев районы Болхово авылында туа, 7 сыйныф тәмамлый. 1941 елда фронтка китә. 1 нче Белоруссия, Украина фронтларында сугыша. Разведка отрядында артиллерист булып хезмәт итә. Җиңүне Прагада каршы ала.
Бөек Ватан сугышы ордены, "Кызыл Йолдыз" ордены,"Сугышчан казанышлары өчен", "Батырлык өчен", "Германияне Җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән.
5 майда Василий Иванович үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ветеранга чын күңелдән сәламәтлек һәм озын гомер теләп, Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре "Җиңү волонтёрлары" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтнең һәм "ГХФ яшьләр" оешмасының "Буыннар бәйләнеше" проекты волонтерлары белән берлектә ветеран тәрәзәсе каршында агач утырттылар.


















