Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Select your language

   Үз-үзеңне изоляцияләү чорында Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мәдәни оештыручылары Миндияров Р. Р. һәм Явтушенко Ю. А. социаль хезмәт алучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен көндәлек дистант режимда туры эфирлар алып баралар (CSON_ART Инстаграм профиле)

   Балалар әти-әниләре белән берлектә апрель аеның тарихи бәйрәм даталарына: Космонавтика көненә багышланган "Йолдызларга каршы", Җир-ана көне кысаларында "Безнең планета", "География корольлегенә сәяхәт" дигән интеллектуаль викториналарда һәм дәресләрдә зур кызыксыну белән катнаштылар.

   Дистант дәресләр балигъ булмаганнарның иҗатында үз-үзләрен тормышка ашыруга да юнәлдерелгән: рәсем сәнгате буенча "Акварель белән рәсем ясыйбыз", пластилиннан рельефлы иҗади эшләр ясау буенча "3D аппликация" мастер-класслары, шулай ук гофрацияләнгән кәгазьдән һәм кул астындагы материалдан композицияләр ясау буенча мастер-класслар.

   60-90 минутлык туры эфирлар эш көннәрендә 15:00 сәгатьтә трансляцияләнә. Дәресләрдән соң балалар үз эшләренең фотоларын җибәрә, эшләр шул ук ресурста беркетеләләр.

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4

фото-5


Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66