17нче март, сишәмбе, 2020нче ел
"Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…" республика проекты кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, "Бөек Ватан сугышында хатын - кыз сугышчылар" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларда ватанпәрвәрлек, өлкән буынга ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Балалар шөгыль барышында "Сугышның хатын-кыз йөзе" документаль фильмын карадылар, анда хатын-кыз-ветераннар сугыш турында истәлекләре белән уртаклашалар. Аннан соң балалар белән Бөек Ватан сугышында Җиңүне якынайтуда хатын-кызларның бәһасез роле турында әңгәмә уздырылды.
Шөгыльдә балалар шулай ук истәлекле открыткалар ясадылар, аларны өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган хатын-кыз - ветераннарга тапшырдылар.

