
17нче март, сишәмбе, 2020нче ел
ТАССРның 100-еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, "Патриот" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балаларда ватанпәрвәрлек хисе, республиканың мәдәни - тарихи мирасына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Шөгыльдә балалар өчен, Татарстан Республикасына багышланган беренче милли белем бирү анимацияле проекты - "Татарстан гасыры" фильмын карау оештырылды. Фильмны 7дән 15 яшькә кадәр 30 000 Татарстан укучылары ясадылар. Балалар "Татарстан гасыры"ның иң күп санлы авторлы анимацияле фильм буларак Россия Рекордлар китабына кертелгәнлеген белделәр, Татарстанның төрле почмакларын күрделәр, Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәрләренең герблары белән, һәр районның байлыгы һәм гербта ясалган сурәтләр белән таныштылар.
Шөгыль ахырында балалар "Татарстан гасыры" викторинасында катнаштылар һәм туган шәһәрләре - Казанның истәлекле урыннарын сурәтләп "Минем Татарстаным" коллажын ясадылар.


















