Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Select your language

   17нче март, сишәмбе, 2020нче ел

   Язгы каникуллар алдыннан, Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагогы Казан шәһәре ДБУ "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Шлакова Г. А. һәм Казан шәһәре Киров районының 24нче номерлы китапханә хезмәткәрләре белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, "Юл йөрү кагыйдәләрен тот - бәлагә тарымассың!" чарасын уздырдылар.

   Чараның максаты: юл хәрәкәтендә катнашучыларга ихтирамлы мөнәсәбәт, юлда һәм транспортта үз-үзен тоту өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.

   Балалар уен рәвешендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар һәм ныгыттылар, "Кызыл, сары, яшел" викторинасы сорауларына җавап бирделәр, "Куркынычсызлык мәктәбе", "Җәяүле мәктәбе" күнегүләрен башкардылар.

   Инесса Фаның "Минем әтием - юл-патруль инспекторы" китабы ярдәмендә балалар төп юл йөрү кагыйдәләрен ныгыттылар, ситуацияләрне тикшереп, юлда һәм транспортта үзен куркынычсыз тоту турында бик күп яңалыклар белделәр.

   ДБУ "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактика бүлеге белгече балаларга өйдән мәктәпкә ничек имин барып кайтырга, ничек юл аша чыгарга, юлда нинди көтелмәгән һәм куркыныч хәлләр туарга мөмкинлеген аңлатты.

   Чара ахырында балаларга файдалы бүләкләр: китаплар, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча буклетлар һәм өс киемнәре өчен яктылыкны кире кайтаргыч элементлар тапшырылды.

фото-1


Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66