06нчы март, җомга, 2020нче ел
"Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…" республика социаль - гуманитар проекты кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары белән бергә, Халыкара хатын-кызлар көненә туры китереп, "Көннәр якты булсын!" социаль - патриотик акциясен уздырдылар.
Белгечләр балалар белән бергә тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Гришунина Ольга Ивановнаның өенә бардылар. Аның балачагы һәм яшьлеге кырыс Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Балалар зур кызыксыну белән Ольга Ивановнаның сугыш еллары турында сөйләгәннәрен тыңладылар.
Балалар әбине Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар, аның өчен шигырьләр укыдылар, үзләре ясаган открыткаларны бүләк иттеләр. Ольга Ивановна балаларга яхшы уку, әти-әниләренә ярдәм итү, өлкәннәргә ихтирамлы булу һәм яхшы кешеләр булып үсүләрен теләде.
















