Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Select your language

   5нче март, пәнҗешәмбе, 2020нче ел

   Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгына багышланган "Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…" республика социаль - гуманитар проекты кысаларында, Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре хезмәткәрләре Ә. З. Бакиров исемендәге 6нчы номерлы Музыка мәктәбе волонтёрлары белән бергә, 8нче Март-Халыкара хатын-кызлар көненә туры китереп "Ягымлы ханымнар өчен!" бәйрәм чарасы уздырдылар. Бәйрәмгә социаль хезмәт күрсәтүдә торган ветеран-хатын-кызлар һәм күп балалы гаиләләрнең әниләре чакырылган иде.

   Музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары кунаклар өчен иҗат номерлары әзерләделәр. Алар башкаруында ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атаклы композитор Ә. З. Бакировның "Тукай ариясе", "Әгәр белгән булсам", "Сагындым", шулай ук башка лирик көйләре һәм композицияләре яңгырады, аның тууына быел 100 ел була.

   Чара ахырында барлык чакырылган хатын - кызларга балалар әзерләгән открыткалар, ә ветеран-хатын-кызларга хәйриячеләр әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

   Концерт барысына да якты хисләр һәм яхшы бәйрәм кәефе бүләк итте.

фото-1

фото-2

фото-3


Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66