19 нчы февраль, чәршәмбе, 2020нче ел
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләренең квалификацияләрен күтәрү һәм "Демография" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә "Дәүләт социаль ярдәмен алуда, шул исәптән социаль контракт нигезендә, ярдәм күрсәтү" методик сәгате уздырылды.
Очрашу, дәүләт ярдәмен алу өчен мөрәҗәгать иткән гражданнар белән, рольле уен форматында эшләрне модельләштерү белән узды. 2 командага бүленеп, белгечләр гаилә белән эш этапларын "уйнадылар": беренчел мәгълүмат җыю, аңлату эше, әңгәмә битен һәм социаль яраклашу буенча план төзү.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Л. К. Корбангалиева, мәгълүмат - аналитика бүлеге методистлары катнашында гаиләләрнең төп проблемалары билгеләнде һәм аларны хәл итү юллары эшләнде, башкарылган эшкә аналитик тикшерү уздырылды. Стажлы белгечләр "мотивациясез" клиентлар белән беренчел аралашуда психологик барьерларны җиңү һәм гражданнарның социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыгы шартларын ачыклау тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Эш тәҗрибәсе буенча, азҗитешле гражданнар - Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең потенциаль клиентлары.
Методик сәгать, халык белән эшләүдә заманча ысул һәм формалар куллануда белем - күнекмәләрнең дәрәҗәсен арттыруга һәм һөнәри җитешмәүчелекне бетерүгә юнәлдерелгән, шул исәптән гражданнарның социаль иминлеген арттыру һәм ярлылыктан чыгару буенча оешма алдында яңа бурычлар кую белән бәйле эш формасы буларак, хәзерге вакытта хезмәткәрләр арасында бигрәк тә кирәкле.

