20нче гыйнвар, дүшәмбе, 2020нче ел
"Минем хокукларым һәм бурычларым" циклы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 7-11 яшьлек балигъ булмаган балаларга хокук турында белем бирүгә юнәлдерелгән,"Без үз гамәлләребез өчен җаваплы" төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыль барышында балалар хокуклар һәм бурычлар иленә сәяхәткә киттеләр,"Без үз гамәлләребез өчен җаваплы" медиа-презентациясен карадылар, интерактив әңгәмәдә һәм "Мин үз хокукларым турында нәрсә беләм?" викторинасында катнаштылар. Балаларда "Кызыл калфак" һәм "Золушка" әкиятләрендәге геройларның хокук һәм бурычлары бозылуны билгеләү биреме аеруча кызыксыну тудырды.
Шөгыль ахырында "Балалар да хокукка ия!" аппликациясен ясау буенча мастер-класс булды.
Шөгыль балаларга үз хокуклары һәм бурычлары турында белемнәрен киңәйтергә, коммуникатив күнекмәләрне, төркемдә эшли белүне үстерергә ярдәм итте.
