24нче декабрь, сишәмбе, 2019нчы ел
"Актив әти-әни мәктәбе" социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалы гаиләләрнең әти-әниләре өчен, "Гобелен" техникасына өйрәтү" иҗади - гамәли шөгыль уздырдылар.
Максат: әти-әниләрне кул иҗатына, гобелен әзерләү техникасын үзләштерергә өйрәтү.
Проектта катнашучылар шөгыль башында гобелен әзерләү техникасы белән таныштылар, җепләрне үрү ысулларына өйрәнделәр, аннан соң агачка сырлар ясау өчен "Татьянка" өтергеләр җыелмасын кулланып, "гобелен" техникасында агач ясау өчен агач рамкаларны бизәргә керештеләр.
Өйрәтү шөгыле барышында әти-әниләр "гобелен" техникасының төп ысулларын, җеп үрү күнекмәләрен өйрәнделәр, бу аларга алда иҗади эшләрне мөстәкыйль башкарырга ярдәм итәчәк.

















