А. С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә 2019нчы елның 31нче октябрендә, Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елы һәм Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган чараларны уздыру кысаларында, Татарстан Республикасы Халыкны хезмәт һәм эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы канаты астында, "Бердәм Россия" партиясенең Казан җирле бүлеге ярдәмендә, шәһәр ветераннар(пенсионерлар) советы белән бергә IV "Зирәклек елмаюы-2019" шәһәр иҗат бәйгесе булып узды.
Бәйгенең максаты: ветераннарның, өлкән яшьтәге кешеләрнең социаль эшчәнлектәге мөһим рольләренә җәмгыятнең игътибарын җәлеп итү, шәһәрнең мәдәни һәм иҗтимагый тормышында өлкән яшьтәге кешеләрнең катнашуын активлаштыру.
Бәйгедә катнашу өчен Казан шәһәрендә пенсия яшендәге яшәүчеләр чакырылган иде. Бәйгедә 8 команда катнашты: Казан шәһәренең һәр районыннан өчәр кеше һәм Казан шәһәре ветераннар советы командасы. Бәйгенең жюри әгъзалары: ТР Дәүләт Советы депутаты Депутат - Җаббарова Роза Шәрифулловна, ТР Дәүләт Советы депутаты - Гафиятуллин Нияз Мансурович, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, ТРның Халык артисты, РФнең Атказанган артисты Галицкий Михаил Олегович, жюри рәисе – Татарстан Республикасының Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы Республика Советы рәисе - Иштирәков Хәбир Газизович.
Бәйге барышында командалар "Сәламләү"дә, "Һөнәрләр дөньясында" бәйгесендә, "Өй эше" музыкаль бәйгесендә катнаштылар.
Катнашучылар олы яшьтә булуга карамастан актив тормыш позициясен, максатчанлык, җиңүгә теләкләрен күрсәттеләр.
Бәйге биремнәре нәтиҗәләре буенча "Зирәклек һәм осталык" төп бүләген Яңа Савин районы командасы алды.
Калган катнашучылар:
- Авиатөзелеш районы командасы - «Иң артист команда»
- Вахитов районы командасы - «Иң интеллектуаль команда»
- Мәскәү районы командасы - «Иҗади шәхесләр»
- Идел буе районы командасы - «Иң бердәм команда»
- Киров районы командасы - «Җиңүгә ихтыяр өчен»
- Совет районы командасы - «Иң стильле команда»
- Казан шәһәре Ветераннар советы командасы -" Иң креатив команда"
номинацияләрендә җиңделәр.
Барлык катнашучыларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.


















