24нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
2017-2019нчы елларга балаларның медиатирәлектә мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар планы кысаларында("Юл картасы") Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы "86нчы гомуми белем бирү мәктәбе" МБББУ консультация базасында, күп балалы һәм азҗитешле гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, "Социаль челтәрләр һәм девиант субкультуралар" профилактик төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: агрессив мәгълүмати мохиттән психологик үзсаклану формалаштыру, чынбарлыкта үзара тәэсир итешү һәм конструктив аралашу күнекмәләрен формалаштыру, үзләрен девиант тоту профилактикасы.
Шөгыль барышында катнашучылар белән: "Социаль челтәрләрдә девиант төркемнәр" бәхәсе, "Минем берләшмәләрем" һәм "Пәрәвез белән чорналганнар" психологик күнегүләре, интернет-бәйлелекне ачыклауга тест уздырылды. Шөгыль ахырында балаларга "Куркынычсыз интернет" белешмәлекләре тапшырылды.
Шөгыль балигъ булмаган балалар арасында уенлы компьютер бәйлелеге профилактикасы һәм шулай ук сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен популярлаштырырга ярдәм итте.
