8нче октябрь, сишәмбе, 2019нчы ел
Өлкәннәр декадасы кысаларында Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре хезмәткәрләре "Яхшылык эшләргә ашыгабыз" социаль акциясе оештырдылар.
Акция барышында бүлекләрнең белгечләре социаль хезмәт алучыларны өйләрендә Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәтендә торучы балалар ясаган открыткаларны һәм бүләкләр тапшырдылар.
Өлкәннәр ярдәм һәм игътибар өчен рәхмәт белдерделәр.
















