7нче октябрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Балигъ булмаган балалар арасында үз-үзенә кул салу профилактикасына юнәлдерелгән чаралар кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Балалар ышаныч телефоны "урам акциясе уздырдылар.
Акциянең максаты: Казан шәһәрендә яшәүчеләрне балалар өчен бөтенроссия бердәм ышаныч телефоны барлыгы турында һәм Казан шәһәренең психолого-педагогик ярдәм хезмәтләренә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү.
Урам акциясе барышында өлкәннәргә һәм балаларга "Балалар ышаныч телефоны" һәм Казан шәһәре психологик ярдәм үзәкләренең контакт мәгълүматлары белән буклетлар тапшырылды. Урам акциясе Казан шәһәрендә яшәүчеләргә Балалар ышаныч телефоны хезмәтенең мөмкинлекләре турында мәгълүматлылыгын арттырырга ярдәм итте. Балигъ булмаган балаларның әти-әниләренә нинди очракта балаларга актуаль проблемаларны чишүдә дистанцион психолог ярдәме мөһимлеге турында аңлатмалар бирелде.

















