3нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Өлкәннәр декадасы кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Казан Дәүләт Медицина Университеты педиатрия факультеты волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Көзге чәчәк бәйләме” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: өлкәннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, образлы фикерләү һәм иҗади хыялны үстерү.
Шөгыль барышында балалар өлкәннәр өчен оригиналь открыткалар ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Мавыктыргыч эш иҗади сәләтләрен үстерергә, берничә өлештән предметның сурәтен төзергә, төрле материал белән эшләргә кызыксыну тәрбияләргә ярдәм итте. Алда балаларның эшләре өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә тапшырылачак.

















