27нче сентябрь, сишәмбе, 2019нчы ел
Вахитов, Идел буе районнары өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре мөдирләре гадәтенчә Өлкәннәр декадасына багышланган түгәрәк өстәлдә катнаштылар. Түгәрәк өстәл эшендә шулай ук Идел буе һәм Вахитов районнары иҗтимагый оешмаларның рәисләре (Ветераннар Советы, “Политик репрессия корбаннары”, “Блокадалы Ленинградта яшәүчеләр”, “Яшь концлагер тоткыннары”), социаль сораулар буенча Вахитов һәм Идел буе районнары администрация башлыгы урынбасары, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең балалар һәм яшьләр белән эш бүлеге, мәгариф бүлеге, мәдәният бүлеге җитәкчеләре, пенсия фонды вәкиле, ФСС вәкилләре, Вахитов һәм Идел буе районнарының баш табиб урынбасары катнаштылар.
Вахитов, Идел буе районнары өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре мөдирләре үзләренең чыгышларында Өлкәннәр декадасын оештыру буенча, шулай ук Татарстан Республикасында озак вакытлы тәрбияне кертү турында мөһим сорауларны яктырттылар.
