30нчы июль, сишәмбе, 2019нчы ел
Халыкара дуслык көне кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен, “Дуслар көне планета буенча атлый” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балаларда яхшылык, шатлык, дуслык мөнәсәбәтләре турында күзаллау формалаштыру, уңай эмоциональ кәеф булдыру, эчке шәхси мөмкинлекләрне активлаштыру.
Шөгыль балаларның һәм әти-әниләренең “Дуслык елмаюдан башлана” интерактив уен программасында катнашуыннан башланды, ул яхшы кәеф кенә бүләк итмәде, иҗади фикерләү, хыял, кулның вак моторикасын, визуаль кабул итүне үстерүгә дә ярдәм итте. Аннан соң “Дуслык агачы” плакат-открыткасын ясау буенча мастер-класс булды.
Белгечләр әйтүенчә, күмәк иҗади эшләр методикасын кулланып шөгыльләр уздыру уен формасында балаларны кызыклы иҗат техникаларына өйрәтергә ярдәм итә, ә сәламәтлекләре чикле балалар өчен бу социализация чарасы да.


















