17нче май, җомга, 2019нчы ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, Халыкара гаилә көненә туры китереп, бәйге-уен программасы рәвешендә “Тынычлык гаиләдә башлана” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның уңай кызыксынуларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү, гаилә кыйммәтләрен формалаштыру.
Гаиләләр шөгыль барышында бәйгеләрдә катнаштылар, кроссвордлар чиштеләр. “АйДаДети” актер студиясенә йөрүче балалар иҗат номерлары белән чыгыш ясадылар. Шөгыль ахырында катнашучыларны күңелле сюрприз - отышлы лотерея көтә иде, анда һәркем уртак гаилә ялын оештыру өчен призлар отты.


















