Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларда уңай кызыксынулар формалаштыралар, коммуникатив күнекмәләрне үстерәләр

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   17нче май, җомга, 2019нчы ел

   Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, Халыкара гаилә көненә туры китереп, бәйге-уен программасы рәвешендә “Тынычлык гаиләдә башлана” төркемле шөгылен уздырдылар.

   Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның уңай кызыксынуларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү, гаилә кыйммәтләрен формалаштыру.

   Гаиләләр шөгыль барышында бәйгеләрдә катнаштылар, кроссвордлар чиштеләр. “АйДаДети” актер студиясенә йөрүче балалар иҗат номерлары белән чыгыш ясадылар. Шөгыль ахырында катнашучыларны күңелле сюрприз - отышлы лотерея көтә иде, анда һәркем уртак гаилә ялын оештыру өчен призлар отты.

фото-1

фото-2

фото-3

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66