15нче май, чәршәмбе, 2019нчы ел
Халыкара гаилә көне алдыннан “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе белгечләре “Гаврош” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль балалар йорты” ДКУ базасында “Гаилә Универсиадасы” чарасы уздырдылар.
Бер көнгә балалар йорты кызыклы: футбол, җиңел атлетика, төз ату, спорт туризмы, спорт туклануы, шахмат, һәм шулай ук иҗади остаханә, фотозона, ландшафт дизайны мәйдан-секцияләре белән Универсиада авылына әверелде.
Балалар әти-әниләре белән бергә спорт ярышларында катнаштылар, төз атуда, тирәлектә ориентлашуда катнаштылар, дөрес туклану турында күп кызыклы фикерләр белделәр, турист палаткасын җыярга өйрәнделәр, урманда үзеңне саклап калу өчен нәрсәләр ярдәм итәчәген белделәр, һавада оча торган елан җыйдылар, йөрәк рәвешендә чәчәк түтәле утыртуда һәм күптөрле башка уеннарда катнаштылар.
Чара барышында “Ачык микрофон” эшләде, анда һәрберсе иҗади осталыкларын күрсәтә алдылар-балалар актив рәвештә өйрәнгән җырларын башкардылар, шигырьләрен укыдылар.
Чара ахырында Гаилә Универсиадасы җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде, ябылу тантанасы – биюле флешмоб уздырылды.
Әти-әниләрнең, балалар йорты тәрбиячеләренең фикеренчә мондый чаралар яхшы гадәткә әйләнделәр, алар гаиләдәге, балаларның һәм әти-әниләрнең эмоциональ элемтәләрен ныгыту өчен мөһим.






















