13нче май, дүшәмбе, 2019нчы ел
Җиңү көненә багышланган чаралар кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Батырлар янәшәбездә!” социаль акциясен уздырдылар.
Акциянең максаты: Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм батырлары турында тарихи истәлекләрне саклау, өлкән буынга карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру.
Социаль акция кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган ветераннарның өйләренә бару, балалар төркемле шөгыльләрдә үз куллары белән ясаган открыткаларны һәм эшләнмәләрне тапшыру оештырылды. Ветераннар балаларга фронт истәлекләрен, сугыш вакытында халык җилкәсенә төшкән авырлыклар турында сөйләделәр.

















