Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге”нең “Тәрбия мәктәбе” инновация технологиясе кысаларында бишенче шөгыль оештырылды

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   4нче апрель, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел

   “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге”нең “Тәрбия мәктәбе” инновация технологиясе кысаларында ДАССУ “21нче шәһәр поликлиникасы”нда “Йөрәк-кан тамырлары авырулы ятып авыручыларны гомуми тәрбияләү” темасына бишенче шөгыль оештырылды.

   Шөгыль поликлиниканың уку залында 14 кешелек төркем, шул исәптән мөрәҗәгать иткән һәм социаль хезмәткәрләр өчен оештырылды. Шөгыль барышында табиб-кардиолог Сердюк Роза Филимоновна түбәндәге сорауларны яктыртты:

   - инсульт килеп чыгуның сәбәпләре

   - инсульт килеп чыгу куркынычын булдырмаска ничек ярдәм итәргә?

   - инсультның беренче билгеләрен ничек билгеләргә өйрәнергә?

   - авыруларны тәрбияләүнең төп кагыйдәләре.

   Шөгыль барышында тыңлаучылар авыру кешеләрне тәрбияләгәндә килеп туган төрле хәлләр буенча сораулар бирделәр. Барлык сорауларга да лектор һәм 21нче поликлиниканың шәфкать туташлары тулы җаваплар һәм гамәли тәкъдимнәр бирделәр.

фото-1

фото-2

фото-3

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66