26нчы февраль, сишәмбе, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклары булган балигъ булмаган балалар һәм аларның ата-аналары өчен, тренинг элементлары белән “Минем гаиләм-минем ныгытмам” төркемле шөгылен уздырды.
Катнашучылар белән гаилә ресурсларын эзләүгә юнәлдерелгән “Гаилә авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәме һәм ничек?” интерактив әңгәмәсе уздырылды. Куйган максатларга ирешү өчен реабилитацион-үстерелешле “Мозартика” инновацияле технологиясе кулланылды. Уен тирәлегендә коррекция эше катнашучыларга үзләренең гаиләгә мөнәсәбәтле булуларын аңларга, үз гаиләсенең тулаем һәм һәр әгъзаның аерым образын метафорик күзаллау аша үзрефлексия күнекмәләрен үстерергә ярдәм итте.
Шөгыльнең якты һәм иҗади форматы катнашучыларга бик тә ошады, бу гаилә ресурсларының мөһимлеген аңлау аша аның статусын күтәрүгә, ата-аналарның балалары белән хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте.
