21нче гыйнвар, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Кояшка каршы” социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең, сәламәтлекләре чикле балигъ булмаган балалары өчен тренинг элементлары белән “Без бергә –бу бәхет” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: төркемдә үзара хәрәкәт итү аша коммуникатив күнекмәләрне формалаштыру, психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, шәхси ресурсларны ачу.
Шөгыль “Шәм” сәламләү йоласыннан һәм “Гаилә корабы” дидактик уеныннан башланды, алар коллективта җылы һәм дустанә атмосфера тудырырга ярдәм иттеләр. Шөгыль барышында балалар мультитач экран кулланып үстерелгән фасоль мисалында фотосинтез процессы белән таныштылар. Шулай ук балаларга үсемлекләр тормышы турында фильм күрсәтелде, аны карагач балалар яңа алган белемнәре һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Иҗади өлешендә балалар белән балчык чүлмәкләр ясау буенча мастер-класс уздырылды, алар алда фасоль үстерүдә кулланылачак.
Шөгыль ахырында катнашучылар үзбәяләрен арттыру максаты белән бер-берләренә комплиментлар бүләк иттеләр.


















