24нче декабрь, дүшәмбе, 2018нче ел
2014-2020нче елларга “Татарстан Республикасында гражданнарга социаль ярдәм” Дәүләт программасы кысаларында МБББУ “168нче номерлы белем бирү мәктәбе” консультация пунктында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче ата-аналар өчен, “Аерым караш” түгәрәк өстәле уздырдылар.
Түгәрәк өстәл эше барышында ата-аналар дәүләт тарафыннан гарантияләнгән социаль хезмәт исемлеге белән таныштылар, алар бүлек юнәлешләре буенча гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан күрсәтелә.
Ата-аналар сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләр өчен бик мөһим проблемаларны тикшерүдә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Түгәрәк өстәлдә эшләү ата-аналарга хокуки һәм педагогик компетенцияләрен арттырырга ярдәм итте. Ахырда катнашучыларга “Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында” мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

















