13нче декабрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Балигъ булмаган балалар арасында үз -үзенә кул салу профилактикасы буенча программа кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичергән, шул исәптән социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең 11-14 яшьлек балигъ булмаган балалары өчен, “Тормыш төсләре” циклыннан тренинг элементлары белән “Киләчәкне планлаштырабыз” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыль барышында балалар “планлаштыру” турында фикер алыштылар, кыска һәм озак вакытка планлаштырганда туарга мөмкин өстенлекләр һәм кыенлыкларны билгеләделәр. Шөгыльдә катнашучылар үзләренең тормыш максатлары белән бүлештеләр, аларга ирешү өчен анык адымнар билгеләделәр. Балаларга метафоралы ассоциатив карталар кулланып “Киләчәк картасы” аерым эше тәкъдим ителде. Эш нәтиҗәсе буенча максатка ирешү өчен шәхси тырышлыкның, шулай ук тирәдәге кешеләр белән гармонияле мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген тикшерү үткәрелде. Шәхси ресурсларны активлаштыру максатыннан балигъ булмаган балалар белән “Тылсымлы кул” арт-терапевт күнегүе уздырылды, аның барышында балалар бер-берсенә өстәмә шәхси ресурсларны ачарга ярдәм иттеләр.
Тренинг элементлары белән шөгыль рефлексия күнекмәләрен үстерүгә, планлаштыруга һәм максат куюга, тормыштагы вакыйгалар өчен шәхси җаваплылыкның мөһимлеген аңлауга ярдәм итте.

















