7нче ноябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче (психоэмоциональ проблемалар), 8 – 11 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Хисләр дөньясында” циклыннан тренинг элементлары белән “Мин һәм башкалар” төркемле шөгыле уздырды.
Катнашучылар, интерактив уен кысаларында ике командага бүленеп, бергә хәрәкәт итү стратегиясен формалаштыруга юнәлдерелгән биремнәрне башкардылар. Һәр команда капитан сайлады, сәяхәт итәргә үзләренә кораб ясады, сәяхәтчеләрнең рольләрен бүлде. Биремнәрне башкарганда берәүләр лидер позициясен биләсәләр, икенчеләр ияреп баручылар булдылар, ләкин аларның һәрберсе шәхси һәм команда максатын саклап калырга тырышты. “Кем тизрәк?”, “Кызыклы пантомималар” эстафеталарында катнашу тупланганлык формалаштырырга, төрле хәлдә тиз ориентлаша һәм кирәкле карар кабул итә белүне формалаштырырга ярдәм итте. Ярыш нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде.
Уздырылган шөгыль коммуникатив күнекмәләрне формалаштырырга, бер фикергә килә һәм уртак максатларга ирешә белергә, толерант шәхес сыйфатларын үстерергә ярдәм итте.

