5нче октябрь, җомга, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр көне декадасы кысаларында Авиатөзелеш һәм Киров районнары гаилә һәм балаларга социаль ярдәм һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре “Вакыт һәм буыннар бәйләнеше җимерелгесез” социаль акциясе уздырдылар.
Социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары акциягә әзерләнеп, “Йөрәктән йөрәккә” мастер-классында өлкән яшьтәге кешеләр өчен матур эшләнмәләр һәм открыткалар әзерләделәр. Һәр эшкә сәламәтлек, тынычлык һәм игелеклелек теләкләре дә кушылды.
Акция кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре өлкән яшьтәге кешеләрне өйләрендә котладылар, бүләкләр һәм балаларның эшләнмәләрен тапшырдылар.


















