1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Изге эшләр эшләргә ашыгыгыз” акциясе уздырылды.
Акция барышында яшьләре һәм сәламәтлекләре сәбәпле өйләреннән чыга алмаган социаль хезмәт алучыларга өйдә чәчтараш хезмәте күрсәтелде. Матурлык тудыручы ролен Казан кече бизнес һәм эшмәкәрлек колледжы волонтерлары башкардылар. Акция нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге кешеләргә мөһим булган игътибар күрсәтелде, алар үзләрен каралган һәм матур итеп хис итә алдылар.



















