7нче сентябрь, җомга, 2018нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Әхлак дәресләре” циклыннан “Конфликтларны хәл итү” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: конфликтлы хәлдә уңышлы үзара тәэсир итү һәм үзеңне нәтиҗәле тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль “Конфликт –ул...” тренинг күнегүеннән башланды. Балалар конфликтлы хәлләр турында үзләренең күзаллаулары белән уртаклаштылар.”Мәкальне җый”, “Геометрик фигуралар” интерактив күнегүләрен башкарып, катнашучылар уңышлы үзара тәэсир итү күнекмәләрен үстерделәр. Аннан соң И. А. Крыловның яңача куелыштагы “Аккош, кысла һәм чуртан” мәсәленең видеокуелышын карадылар. Аның турында фикер алышу, балаларга үзара мөнәсәбәтләрдә бер –берең белән килешә, тыңлый һәм аңлый белергә кирәклеген аңларга ярдәм итте.
















