Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре уен формасында балигъ булмаган балаларга ут белән эш иткәндә куркынычсызлык нигезләрен өйрәтәләр

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   3нче август, җомга, 2018нче ел

   Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, күп балалы, азҗитешле гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Безнең әйләнә-тирә дөнья! "циклыннан “Ут-тиктормас”темасына төркемле шөгыль уздырды.

   Шөгыльнең максаты: кеше тормышында утның уңай һәм тискәре ролен күрсәтү, янгын чыгу сәбәпләре һәм янгын чыкканда үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләү, балаларның ут белән саксыз эш итүнең нинди нәтиҗәгә китерергә мөмкинлеге турында белемнәрен ныгыту.

   Шөгыль барышында балалар “Ут-дус, ут-дошман” әкиятен тыңладылар һәм фикер алыштылар, “Ялгышма!” уйлау штурмында, “Янгыннан хәтәрле әйберләр”, “Янгын вакытында нәрсә кирәк” дидактик уеннарында катнаштылар.

   Балалар шөгыль ахырында “Яшь янгын сүндерүче әлифбасы” буклетын ясадылар, шулай ук янгынга сәбәп булган янгыннан хәтәрле һәм янгын сүндерергә ярдәм итүче әйберләрне ачыкларга өйрәнделәр.

фото-1

фото-2

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66