Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Select your language

   13нче июль, җомга, 2018нче ел

   Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тренинг элементлары белән “Интернет куркынычсызлыгы” төркемле шөгыле уздырды. Шөгыльдә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче, 7-11 яшьлек 7 балигъ булмаган бала катнашты.

   Шөгыльнең максаты: катнашучыларны медиакиңлектә эшләү кагыйдәләре белән таныштыру, интернетны кулланганда физик һәм психологик сәламәтлеккә сакчыл караш формалаштыру.

   Шөгыль башында катнашучылар “Интернетның файдасы һәм зарары” әңгәмәсендә катнаштылар, аның барышында төрле белем алу һәм күңел ачу мәгълүматларының аңлаешлыгы, хәбәрләр белән алмашуның тизлеге кебек медиа киңлекне куллануның уңай якларын аерып күрсәттеләр. Шулай ук интернет кулланганда килеп чыгарга мөмкин кыенлыкларны да билгеләделәр: караклык, троллинг, янап акча алу, мәгълүматның дөрес булмавы. Әңгәмәнең нәтиҗәсе буенча катнашучылар, интернет – бу ресурс һәм өстәмә мөмкинлекләр, ләкин аны кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәк дигән фикергә килделәр.

   Челтәрдәге тәртип кагыйдәләре белән таныштыру өчен балигъ булмаган балаларга “Интернет: дус яки дошман” видеоролигын карага тәкъдим ителде. Алган материалны ныгыту өчен балалар белән “Вирус” һәм “Челтәр” интерактив уеннары уздырылды. Балаларга “Ничек ЧЕЛТӘРГӘ эләкмәскә? Интернет белән куллану кагыйдәләре” буклетлары тапшырылды. Шөгыль бер катнашучының компьютер белән эшләгәндә күзләргә гимнастика ясауны өйрәтү мастер-классы белән тәмамланды.

фото-1

фото-2

фото-3


Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66