Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе” МКУнең мәдәният бүлеге Казан шәһәренең МББ БК белән берлектә хәйрия кино күрсәтү оештырдылар

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   9нчы июль, дүшәмбе, 2018нче ел

   Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексының кинотеатрында, социаль авыр хәлдә булган балалы, шулай ук инвалид баласы булган гаиләләр өчен, гаиләле кино күрсәтү оештырдылар. Фойеда гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре әти-әниләргә бәйрәм тарихы турында буклетлар һәм гаилә сафлыгы булган “акчәчәк” брошен тапшырдылар.

   Кино карауда катнашучылар гаиләләре белән рәхәтләнеп, Джимның, принцессаны коткару өчен, океан һәм чүл аша драконнар шәһәренә барып батырлыклар кылуы турында, “Джим Төймә һәм машинист Лукас” балалар маҗаралы фильмын карадылар. Яхшы кәеф, җылы балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре бәйрәм чарасының нәтиҗәсе булды.

фото-1

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66