Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Select your language

   12.03.2018. «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» мәрхәмәтлелек акциясе кысаларында гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлегендә (Мәскәү районы) «Без яхшырак булсак – тормыш яхшырак булачак» дип аталган урам акциясе үткәрелде.

   Акциянең максаты: халыкның гражданлык активлыгын, бердәмлек, шәфкатьлелек, Ватаныбызга карата җаваплылыгын арттыру, социаль мәсьәләләрне хәл итүдә мөһим ресурс буларак миһербанлык хисләрен үстерү.

   Акция барышында халыкка «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» мәрхәмәтлелек акциясендә катнашырга өндәүче «Игелегең белән уртаклаш!» дип исемләнгән мәгълүмати буклетлар таратылды.

   Акция шәһәр халкын, аеруча яшьләрне, мәрхәмәтлелек эшчәнлегенә, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән мөһим чараларны тормышка ашыруга этәргеч булды.

фото-1


Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66