Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
26нчы август, чәршәмбе, 2020нче ел
"Ата-аналар практикумы" шөгыльләр циклы кысаларында Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең ата-аналары белән, "Без үз балаларыбызны ничек тәрбиялибез?" исемле шәхси шөгыльләр уздырды.
Шөгыльләрнең максаты: гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, ата-аналарга балаларны тәрбияләүдә педагогик ярдәм күрсәтү.
Шәхси шөгыль барышында "Минем баламның уңай Һәм тискәре яклары" тренинг күнегүләре ярдәмендә ата-аналар үз-үзләрен тотышы стиленә коррекция ясалды. Мондый практикум үз балаларын һичшиксез кабул итү кирәклеген аңларга ярдәм итте, югыйсә бала үзен яраткан итеп тоймый бит. Ахырда ата-аналарга өй эше бирелде: бала адресына уңай сүзләрнең тискәреләреннән күбрәк булуын күзәтергә.

25нче август, сишәмбе, 2020нче ел
Балигъ булмаганнарны интернеттан куркынычсыз файдалану кагыйдәләренә өйрәтү максатыннан, Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, Zoom видеоэлемтә программасын кулланып, дистанцион рәвештә "Уңай контент бирәсең" дип исемләнгән төркемле шөгыль үткәрде.
Шөгыль барышында балалар интернеттан файдаланганда, шул исәптән социаль челтәрләрдә үзләре турында мәгълүмат урнаштырганда, очрарга мөмкин булган төп куркынычлар белән таныштылар. Уку һәм ялны оештыруда заманча технологияләрне куллануның уңай һәм җитешсезлекләре турында фикер алышканнан соң, шөгыльдә катнашучылар интернет һәр кеше алдында үсеш һәм шәхси үсеш өчен мөмкинлек ача, әмма заманча технологияләрне, билгеле бер кагыйдәләрне үтәп, кулланырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Балалар психолог белән бергә интернет челтәреннән куркынычсыз файдалануның төп кагыйдәләре турында фикер алыштылар һәм тематик рәсемнәр ясадылар.



24нче август, дүшәмбе, 2020нче ел
Курск сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә багышланган чаралар кысаларында Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече "Хәрби Дан урыннары буйлап. Курск дугасы" " дип исемләнгән тарихи сәгать уздырды.
Шөгыль барышында балалар Бөек Ватан сугышында хәлиткеч булган Курск сугышы тарихы белән таныштылар, виртуаль экскурсия ясадылар,"Курск сугышы" панорамасы экспонатлары белән таныштылар, "Курск сугышы. Броня эри иде" документаль фильмын карадылар.
Мондый шөгыльләрне үткәрү ватанпәрвәрлек, үз илең тарихына хөрмәт, аның иреген һәм бәйсезлеген саклап калган кешеләр өчен горурлык хисе тәрбияләүгә ярдәм итә.


Юркова Галина Михайловна 11. 02. 1927нче елны Оренбург шәһәрендә туган.
Сугыш башланганда Галина Михайловна үзе фронтка китәргә теләк белдерә. Украина фронтында сугыша, Тула шәһәрен саклауда катнаша.
Сугыштан соң Казан педагогия институтын тәмамлый, тарих укытучысы һөнәрен ала. Мәктәптә тарих укытучысы, 26нчы мәктәп директоры булып эшли.
1982нче елны мәктәп директоры вазыйфасыннан пенсиягә китә. Пенсиядә Казан шәһәре халык судында секретарь булып эшли. 2013нче елга кадәр уку йортларында лекцияләр укый, күп еллар подъезд буенча өлкән караучы була.
Галина Михайловнаның укучылары күп, аны онытмыйлар, еш кына хәлен белеп торалар һәм ярдәм итәләр.
"Бөек Ватан сугышы" ордены, "Германияне Җиңгән өчен" медале, Җиңү көненә юбилей медальләре, "Ел хатын-кызы" исеме белән бүләкләнгән.






Кузьмина Клавдия Ивановна 1930нчы елның 19нчы ноябрендә Куйбышев өлкәсенең Кызыл Армия районында (Кызыл Армия авылы) күп балалы гаиләдә туа.
1941нче елны әтисе фронтка китә, ә әнисе дүрт бала белән кала.
Клавдия Ивановна 13 яшеннән әнисе белән сакчы, китапханәдә җыештыручы, ат караучы, урман кисүче булып эшли. 7 сыйныф тәмамлый.
Сугыш тәмамланганнан соң Клавдия Ивановна Красноармейск шәһәрендә халык судының суд утырышы секретаре, соңрак Самара шәһәрендәге Дәүләт подшипник заводында секретарь булып эшли.
1950 нче елны Клавдия Ивановна партиягә керә.
1953нче елны совнархозда азык-төлек сәнәгате идарәсендә өлкән товарчы булып эшли.
1955нче елны Клавдия Ивановна кияүгә чыга. Хөкүмәт Карары белән аңа Казан шәһәренә "Кызыл Шәрык" заводына юллама бирәләр. Ире һәм ике улы белән Казан шәһәренә күчеп килә.
1965нче елны Клавдия Ивановна Җылылык контролен тәэмин итү бүлегенә күчерелә, анда лаеклы ялга киткәнче 20 ел эшли. Эш дәверендә сайлау комиссиясе секретаре, рәисе булып эшли.
Клавдия Ивановна-сугыш ветеранының тол хатыны, хезмәт фронтында хезмәт ветераны. "1941-1945 елларда фидакарь хезмәте өчен" медале, юбилей медальләре бар.
Бүген Клавдия Ивановна ялгыз яши. Ике улы, 2 оныгы, 3 оныкчыгы бар.

