8нче сентябрь, сишәмбе, 2020нче ел
"Көзге игелек атнасы" чаралары кысаларында Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Казан (Идел буе) федераль университеты волонтерлары белән берлектә "Игелекле эшләр вакыты" дигән иреклеләр акциясе оештырдылар.
Акция барышында социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларның фатирларын җыештыруда хәйрия ярдәме күрсәтелде. Яшьләр тәрәзәләр, идәннәр юдылар, тузан сөрттеләр, тузан суырттылар, ванна бүлмәләрен һәм балконнарны җыештырдылар.
Социаль хезмәт алучылар үз ярдәмчеләренә күрсәткән игелекләре һәм битараф булмаганлыклары өчен чын күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр.



8нче сентябрь, сишәмбе, 2020нче ел
Игелек атнасы һәм "Спортлы Татарстан" акциясе кысаларында Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Спорт! Сәламәт булу бик шәп!" урам акциясе уздырдылар.
Акциянең максаты: Казан шәһәрендә балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.
Акция барышында балигъ булмаган балаларга һәм аларның ата - аналарына, өлкәннәргә дә, балаларга да үтәргә кирәк булган сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре турында мәгълүмат белән, "Сәламәт яшәү рәвеше-кагыйдәләр" дигән буклетлар тапшырылды.


7нче сентябрь, дүшәмбе, 2020нче ел
Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар өчен "Толерантлык – аралашу культурасы" дигән төркемле интеграцияләнгән шөгыль үткәрелде.
Шөгыльнең максаты: толерантлык турында күзаллауны формалаштыру, толерант шәхес сыйфатларын һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерү.
Чарада катнашучылар толерантлыкның нәрсә икәнен, хәзерге дөньяда толерантлык проблемасының актуальлеген һәм толерант шәхес сыйфатларын формалаштыру мәсьәләләре турында презентация карадылар. Төрле этносларның тыныч күршелегенә мисал булып торучы күп милләтле төбәгебезнең төрле халыкларына толерант мөнәсәбәт турындагы мәсьәләне күтәрделәр.
Балалар шөгыльнең иҗади өлешенә актив кушылдылар һәм һәр кешенең күңелендә үсәргә тиешле толерантлык чәчәген ясадылар.


4нче сентябрь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Балигъ булмаган балаларның психоэмоциональ торышын гармонияләштерү өчен шартлар тудыру, үз-үзләрен җайга салу алымнарына өйрәтү максатыннан Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы "Үпкәгә кагылу" дигән төркемле шөгыль уздырды.
Шөгыль барышында балалар психолог ярдәме белән үпкә һәм күңелсез хисләр килеп чыгуга сәбәп булган ситуацияләрне "сөйләшергә" өйрәнделәр, психоэмоциональ киеренкелекне бетерүгә һәм психоэмоциональ халәтне гармонияләштерүгә ярдәм итүче үз-үзеңне җайга салу ысулларын үзләштерделәр.
Шөгыль үз хисләрен аңлау һәм җавап бирүгә, үпкәләрне кичерү сәләтен стимуллаштыруга ярдәм итте.

4нче сентябрь, җомга, 2020нче ел
"2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш" дәүләт программасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучыларның, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән очрашуын оештырдылар.
Чараның максаты: балалар арасында юл травматизмын кисәтү һәм балигъ булмаганнарны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштыру.
Очрашу барышында балалар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар, кызыксынып "Җәяүлеләр әлифбасы" мультипликацион фильмын карадылар, "Юл хәрәкәте билгеләре" пазлларын җыю буенча биремне үтәделәр.
Чарада катнашучыларның барысы да Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре исеменнән "Балачакның Игелекле Юлы" гәҗите нөсхәсе, "Куркынычсыз юл" китабы, аларга юлларда сизелерлек булырга, димәк, үз куркынычсызлыгын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк яктылык кайтаргыч значоклар рәвешендәге бүләкләр алдылар.


















