Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
31нче август, җомгае, 2018нче ел
VII Бөтенроссия “Иреклеләр-балаларга” акциясе һәм Белем көне кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Исәнме, мәктәп!” төркемле шөгыле уздырдылар.
Максат: танып белү кызыксынуларын үстерү, мәктәпкә уңай мөнәсәбәт формалаштыру.
Шөгыль уен формасында, эмоциональ уңай көйләүгә ярдәм итүче сәламләү һәм бер-берләренә ягымлы теләкләр әйтүдән башланып китте. Шөгыль барышында уен һәм иҗади биремнәр кулланылды, төрле мәктәп ситуацияләрен уйнап балалар үзләренең хисләреннән курыкмаска өйрәнделәр. Рәхәтләнеп “Сау бул, җәй! Исәнме, мәктәп!” уенында катнаштылар. Иҗади остаханәдә дәреслекләр өчен кыстыргычлар әзерләделәр.
Шөгыль хөрмәт итүгә һәм эмпатиягә нигезләнгән шәхесара уңай мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итте.


31нче август, җомга, 2018нче ел
Шәһәр көненә багышланган чаралар кысаларында, Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Юдино торак массивының 100-еллыгы” бәйрәмен уздыруда катнаштылар. Социаль хезмәткәрләр үзләре хезмәт күрсәтүчеләрне “Юдино” Мәдәния йортына бәйрәм концертына озата бардылар.
Юдино торак массивының 100-еллыгын бәйрәм итүгә бәйләп һәм күпьеллык намуслы хезмәт өчен, социаль хезмәткәрләргә Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары Администрациясенең мактау грамоталары тапшырылды.


29нчы август, чәршәмбе, 2018нче ел
Шәһәр көненә багышланган бәйрәм алдыннан, Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Минем ишегалдым-минем шәһәрем!” акциясен уздырдылар. Казан тимер юл техникумы волонтерлары белән берлектә, шәхси секторда яшәүче, өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларның өй яннарын җыештырдылар.


29нчы август, чәршәмбе, 2018нче ел
Яңа уку елы алдыннан Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган беренче сыйныф укучыларның ата-аналары өчен,“Ата-аналарны гомуми укыту” циклыннан “Мәктәпкә яраклашуда авырлыклар. Аларны ничек җиңәргә?” түгәрәк өстәле уздырылды.
Максат: ата-аналарны балаларның башлангыч мәктәпкә яраклашу чорындагы авырлыклары белән таныштыру.
Чара барышында “Беренче сыйныф укучыларының мәктәпкә яраклашудагы авырлыклары” видеоролигы күрсәтелде, аннан соң беренче сыйныф укучыларының психологик, физиологик һәм социаль яраклашуы турында сораулар тикшерелде. Ата-аналар, интернетта мәгълүматның һәм кайбер катнашучыларның тәҗрибәләре булуга карамастан, түгәрәк өстәл вакытында беренче сыйныф укучыларының мәктәпкә яраклашуы буенча тәкъдим ителгән гамәли киңәшләре үз мөмкинлекләрен аңларга ярдәм итүен билгеләделәр.

29нчы август, чәршәмбе, 2018нче ел
VII Бөтенроссия “Иреклеләр-балаларга” акциясе һәм Белем көне кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Фәннәр иленә сәяхәт” брейн-рингы уздырдылар.
Уку эшчәнлегенә уңай мотивация арттыру, балигъ булмаган балаларда логик фикерләүне, зирәклекне үстерү, хәтерне күнектерү, балаларны мәгълүмат ташкынында ориентлашырга һәм үз фикерләрен тупларга һәм җиткерә белергә өйрәтү өчен тиешле биремнәр әзерләнгән иде.
“ЙОЛДЫЗ” һәм “STARS” командаларына бүленеп, балалар “Әдәби аукцион”, “Башваткычлар иле”, “Сүзләр ярминкәсе”, “Тәртип кагыйдәләре утравы” виртуаль станцияләрендә туктап интеллектуаль биремнәр башкардылар.”Яхшы теләкләр кунак бүлмәсендә” соңгы станциясендә балалар шарларда уку елы башлануга бәйләп яхшы теләкләр яздылар һәм рәхәтләнеп бер-берләренә бүләк иттеләр.
Чара дөньяны уңай кабул итүне формалаштырырга һәм үз-үзләренә ышаныч арттыруга ярдәм итте.


