Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
Белем көне һәм VII Бөтенроссия “Иреклеләр-балаларга” акциясе кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре волонтерлар белән берлектә “Фәннәр иленә сәяхәт” төркемле шөгыле уздырды

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   28нче август, сишәмбе, 2018нче ел

   Белем көне һәм VII Бөтенроссия “Иреклеләр-балаларга” акциясе кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Казан дәүләт медицина университеты волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Фәннәр иленә сәяхәт” төркемле шөгыле уздырды.

   Шөгыльнең максаты: төркемдә бердәмлек, бер-береңә карата уңай эмоциональ мөнәсәбәт үстерү, танып белү активлыгын һәм мәктәпкә уңай караш формалаштыру.

   Балалар шөгыль барышында белем иленә виртуаль сәяхәт ясадылар, “Акыл штурмы”, “ Парга пар”, “Нәрсә уртак һәм нәрсә белән аерылалар?”, “ Уйлап табучы” уеннарында катнаштылар, кызыксыну белән ребуслар һәм кроссвордлар чиштеләр, “Әгәр мин китап булсам, мин...” темасына фикер алыштылар.

   Шөгыль ахырында барлык балаларга да, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысасында, уку-язу әсбаплары белән портфельләр тапшырылды.

фото-1

фото-2

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66