1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары “Яшәүгә яшь комачау түгел” әдәби-музыкаль кичә уздырдылар.
Кичәдә катнашучылар “Тынычлык, мәхәббәт, хөрмәт, кайгырту” презентациясен карадылар, аннан Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр көне тарихы турында белделәр. Балалар әби-бабайларга багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Өлкән яшьтәге кешеләр балалар белән бергә таныш мультфильмнардагы, әкиятләрдәге һәм кинофильмнардагы көйләр буенча “Көйне бел” музыкаль викторинасында катнаштылар. Әбиләр балаларга үзләренең үткәннәре турында сөйләделәр һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Чара ата-ана –бала һәм гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытырга, сизгерлек үстерергә, өлкән буын кешеләренә кайгыртучанлык һәм хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итте.



1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында, Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре ТРның Дәүләт Советы депутаты Шагитов М. Ф. белән берлектә, хезмәт алучы кешеләрне Өлкән яшьтәге кешеләр көне белән тәбрикләделәр һәм ашамлыклар җыелмасы тапшырдылар.


1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр көненә әзерләнү һәм уздыру чаралары планы кысаларында Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” акциясе уздырдылар.
Акция барышында өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган социаль хезмәт алучыларга хәйриячеләр исәбеннән бушлай медицина диагностикасы һәм терапевт консультациясе бирелде. Һәр ел уза торган бу акция ярдәмендә өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең сәламәтлекләре турында кайгыртырга мөмкинлек алалар: шикәр, холестерин микъдарын, канның башка мөһим күрсәткечләрен, калакансыман бизнең гормоннар, организмдагы ялкынсынган авырулар күрсәткечләрен вакытында күзәтәләр, шулай ук кирәк очракта, вакытында дәвалану өчен, табип консультациясен ала алалар.



1нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр көнендә Авиатөзелеш һәм Киров районнары өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Ә сез үзегезнең әти-әниләрегезне котладыгызмы?” урам акциясе уздырдылар.
Акция кысаларында Казан шәһәрендә яшәүчеләргә Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр көне, өлкәннәргә, бигрәк тә үз әти-әниләренә карата ихтирамлы һәм игътибарлы булуның мөһимлеге турында мәгълүмати кәгазьләр тапшырылды.




27нче сентябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
«Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге “ТИСБИ” Университеты базасында, социаль хезмәт алуда торган гаиләләр өчен, “2025 елга кадәр Россия Федерациясендә гаилә һәм үсеп килүче буынга хезмәт тәрбиясен үстерү стратегиясе контекстында”, “Без сайлый торган һөнәр” түгәрәк өстәл эшен оештырдылар.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар һөнәр сайлауның мөһимлеге турында фикер алыштылар, югары технологияле кирәкле эшче һөнәрләр турында белделәр. Шөгыль ахырында ата-аналар арасында анкета уздырылды һәм балалары мәктәпне тәмамлагач укырга керергә мөмкин булган уку йортлары исемлеге белән мәгълүмати кәгазьләр тапшырылды.


- Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы алдыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Комсомол, син минем хәтеремдә...” мәгълүмати стенды ясадылар
- Өлкән яшьтәге кешеләр көне декадасы алдыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Россиянең эшлекле хатын-кызлары” Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Татарстан бүлеге белән берлектә, өйдә социаль хезмәт алучы гражданнарны Бөтендөнья Өлкән яшьтәге к
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балаларда өлкән яшьтәге кешеләргә игелеклелек һәм хөрмәт хисләре тәрбиялиләр
- «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә түгәрәк өстәл утырышы булды















