Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
4нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Юдино бистәсенең инвалидлар җәмгыяте белән берлектә “Акыллылык, җылылык һәм игелеклелек яше” чарасы уздырдылар.
Чара башында Казан шәһәренең МБУ ӨББ 10нчы номерлы балалар музыка мәктәбе волонтерлары “Акыллы көзнең бәхетле мизгелләре” музыкаль-шигъри композициясе белән чыгыш ясадылар, Бөек Ватан сугышы инвалидлары Совин Александр Ефимович һәм Юдино бистәсенең инвалидлар җәмгыяте вәкиле Николаева Татьяна Владимировна үзләре иҗат иткән шигырьләре белән чыгышны дәвам иттеләр. Бәйрәм барышында балаларның һәм өлкәннәрнең чыгышлары, табышмакларны оту һәм күңелле бәйгеләрдә катнашу аралашып барды. Тәмамланганда балалар үзләре ясаган эшләнмәләрен өлкән яшьтәге кешеләргә бүләк иттеләр.
Чара барлык катнашучыларга да уңай хисләр һәм җан җылысы бүләк итте.



4нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Куркынычсыз интернет” циклыннан тренинг элементлары белән “Социаль челтәрләрдәге куркынычлар” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыл барышында балалар социаль челтәрләрнең ни булуы, нинди сыйфатлар нигезендә кешеләр төрле интернет-берләшмәләргә оешулары турында фикер алыштылар, деструктив төркемнәрнең билгеләрен аерып күрсәттеләр. Шөгыльдәге һәр катнашучы үзенең уңай интернет- ресурсын төзеп карады, моның өчен алар челтәрдәге төркем исемен һәм эчтәлеген уйлап таптылар. Иҗади эшләрнең презентацияләре нәтиҗәсендә катнашучылар йөрәк рәвешендәге ябыштыргычлар(наклейка) – “лайк”лар ярдәмендә бу төркемгә керү –кермәү турында карар чыгардылар. Балаларга карау өчен “Каспер маҗаралары” мультфильмы сериясе тәкъдим ителде – “Вовка дус” һәм “Фишинг”. Караган материалны тикшереп, балалар Интернет челтәрендә үзеңне куркынычсыз тотуның төп кагыйдәләрен формалаштырдылар. Шөгыль ахырында балаларга куркыныч контент белән очрашканда шунда мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган “Балалар онлайн” кайнар элемтәсе турында мәгълүмат бирелде.
Уздырылган шөгыль интернет челтәреннән кулланганда килеп чыгарга мөмкин куркынычлар турында белемнәрне арттырырга, интернет тирәлектә куркынычсызлык кагыйдәләрен белүне формалаштырырга һәм ныгытырга ярдәм итте.


3нче октябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Балигъ булмаган балаларның сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну формалаштыруга юнәлдерелгән “Киләчәк үсентесе” программасы кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре мәдәни оештыручы белән берлектә, “Мавыктыргыч сәяхәт” клубында, аралашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, төркемле шөгыль оештырдылар.
Шөгыльнең максаты: балаларның психоэмоциональ халәтләрен коррекцияләү, үзара тәэсир итешү һәм конструктив аралашу күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль эмоциональ киеренкелекне салдыруга юнәлдерелгән “Ә менә мин!” дустанә сәламләвеннән башланып китте. Аннан соң төркемне туплауга һәм музыка тыңлый һәм аның кәефен таный белүне үстерүгә юнәлдерелгән “Сәламәтләндерүче авазлар” интерактив әңгәмәсе уздырылды.
Балалар шөгыль ахырында “Көйне тап” уенында катнаштылар, анда үзләренең музыка дөньясын белүләрен күрсәттеләр.
Шөгыль балаларның шәхси-эмоциональ мохитен, ассоциатив фикер йөртүне, музыка коралларына һәм әсәрләренә кызыксынуларын үстерергә ярдәм итте.



3нче октябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
“Матрешка” гаилә клубы” проекты кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән чаралар уздырдылар.
Проектта катнашучы гаиләләр, проект партнерлары ярдәме белән хәйрия нигезендә “Алып йорты” күңел ачу үзәгендә булдылар, күңелле тәэсирләр, уңай хисләр һәм истәлеккә гадәти булмаган фотолар алдылар.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары “Гаилә ялы көндәлеге” тренингы уздырдылар. Тренинг барышында проектта катнашучылар үзләренең гаиләләренең ял көндәлеген төзеделәр, гаиләне ныгыту “ рецептлары” белән бүлештеләр, “Килешербез” психологик уенында катнаштылар, ул бәхәсле гаилә хәлләренә икенче төрле карарга һәм һәр гаилә әгъзасының фикерен исәпкә алырга мөһимлеге турында нәтиҗә ясарга ярдәм итте.


3нче октябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, аралашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Мин –яхшы!” циклыннан “Туңган хисләр айсбергы” шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: психоэмоциональ проблемаларны коррекцияләү һәм конфликтсыз аралашу күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль бушану һәм эшчәнлекне башлауга корылган “Темп” күнекмәсеннән башланып китте. “Боз утравында яшәүчеләр тарихы” психотерапевтик әкиятен тикшерү балаларга кеше тормышында хисләрнең мөһимлеген аңларга ярдәм итте. “Туңган хисләрне эзләү” һәм “Хисләр рәсеме” күнегүләре барышында балалар негатив хисләрне җиңәргә (курку. үпкәләү һ. б.) һәм психоэмоциональ киеренкелекне салдырырга өйрәнделәр.
“Хисләрне эретү йоласы”н узу катнашучыларга негатив кичерешләрне бушатырга һәм психоэмоциональ халәтне яхшырту ысулларын өйрәнергә ярдәм итте.

