Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ДКО “Гаврош балалар һәм яшүсмерләр өчен ятимнәр йорты” һәм 6нчы музыка мәктәбе волонтерлары концерты оештырдылар

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   3нче октябрь, чәршәмбе, 2018нче ел

   Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ДКО “Гаврош балалар һәм яшүсмерләр өчен ятимнәр йорты” һәм Ә. Бакиров исемендәге 6нчы музыка мәктәбе волонтерлары белән берлектә өлкән яшьтәге кешеләр өчен “Яхшы кәеф” концерты оештырдылар.

   Концерт барышында өчен ятимнәр йортында тәрбияләнүчеләр һәм музыка мәктәбе волонтерлары үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, чакырган кешеләр рәхәтләнеп “Өмет” («Надежда»), “Шулкадәр күп алтын утлар” («Огней так много золотых»), “ Ялгыз гармун йөри” («Одинокая бродит гармонь») җырларына кушылдылар. Балалар заманча биюләр башкардылар һәм җырлар җырладылар, ә социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балалары өлкән яшьтәге кешеләргә бәйрәм белән котлап үзләре ясаган чәчәкле брошьларын бүләк иттеләр.

   Барлык катнашучылар да көне буена яхшы кәеф һәм уңай хисләр алдылар.

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66