Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large

Анна Федотовна 1922нче елның 10нчы гыйнварында Татарстан АССРның Түбән Кама районы Володарск поселогында туа. Белеме-6 сыйныф.
Бөек Ватан сугышы вакытында колхоз фермасында эшли, шулай ук басуларда җыелган икмәкне ташырга ярдәм итә.
1944нче елның 15нче гыйнварында Володарскидан бер төркем яшь кызларны Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенә эшкә җибәрәләр. Авылдашлары белән бергә Анна Федотовна да килә. Заводка чистарту буенча эшче вазыйфасында урнаша. 33 ел дәвамында ул әлеге берләшмәдә эшли. 1977нче елны лаеклы ялга китә. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Хезмәт ветераны" исеменә лаек була.
1964нче елны Анна Федотовна кияүгә чыга. Исаков Николай Степанович, 15.09.1971нче елда вафат була. Балалары юк. 5 туганнан туган кыз туганнары бар.



Артамонова Клавдия Семеновна 1930нчы елның 27нче маенда ТАССРның Лаеш районы Карташиха авылында колхозчылар гаиләсендә туа. Гаиләдә барлыгы 3 бала.
Сугыш башланганда Клавдия Семеновна колхозга кыр эшләренә китә. Бик ярлы яшиләр, бәрәңге һәм үлән белән тукланалар, колхозда эш авыр була. Барлык атларны да фронт өчен алалар, урманга утынга үгезләр белән баралар. Клавдия Артамоновна укыган мәктәптә ул вакытта укучыларның дәфтәрләре дә, язма кирәк-яраклары да булмый. Әмма, авыр шартларга карамастан, колхозда кешеләр бик тату яшиләр. Кайчагында эштән соң җыелалар, гармун астында җырлар җырлыйлар, бииләр.
Клавдия Семеновна колхозда 1949нчы елга кадәр эшли. Аннары Казанга килеп, хәрби сумкалар тегү буенча каеш-ияр ясау фабрикасына эшкә урнаша, анда 9 ел эшли. Аннан соң, 11 ел дәвамында 4нче тегү фабрикасында эшли. Пенсиягә чыкканчы ГРО заводында контроллер булып эшли. Гомуми хезмәт стажы-43 ел.
1955нче елны Артамонов Алексей Тимофеевичка кияүгә чыга. Никахта улы һәм кызы туа. Клавдия Семеновнаның 3 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.
"Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.



21нче август, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
"Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…" социаль-гуманитар проект кысаларында Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар өчен төркемле шөгыль үткәрделәр.
Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасында яшәгән һәм эшләгән бөек очучы, Советлар Союзы Герое - Мәгүбә Хөсәен кызы Сыртланова турында "Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…" дигән презентация күрсәтелде. Балалар бөтен дөньяга танылган очучының биографиясен белделәр, 780 хәрби очышның иң истәлекле булганының тарихы белән таныштылар. Шулай ук балалар туган Казан шәһәрендә легендар якташыбызның һәйкәл-бюсты һәм Мәгубә Сыртланова исемендәге урамның фоторәсемнәрен күрделәр.
Шөгыль ахырында балалар кәгазьдән очучы очкан ПО-2 самолетларын һәм "Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…" дигән стенгазета ясадылар.



20нче август, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Ведомствоара патронатта торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен кыска вакытлы булу төркеме кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә балигъ булмаганнарның компьютер һәм интернет бәйлелекләрен беренчел профилактикалауга, шулай ук социаль яктан кабул ителә торган тәртип күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән “Файдалы каникуллар” төркемле шөгыльләр циклы үткәрелде.
Шөгыльләр кысаларында балигъ булмаганнар "Интернет урынына спорт һәм җәй" спорт эстафеталарында катнаштылар, алар ял итүнең кызыклы формаларын үзләштерүгә, ихтыяри сыйфатларны һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә ярдәм иттеләр. Балалар рәхәтләнеп "Бәйлелектән тыш" дискуссиясендә катнаштылар, интернет һәм компьютер бәйлелеге темалары һәм аларның кеше организмына йогынтысы турында актив фикер алыштылар.
Балигъ булмаган балалар белән йомгаклау көнендә "Файдалы җәй" темасына арт-терапевтик шөгыль үткәрелде, анда балалар җәйге каникулларны файдалы уздыру проектын карадылар һәм якладылар.
Шөгыльләр команда рухын, үзара ярдәмләшүне формалаштыруга, үз позицияләрен яклый белүгә ярдәм итте.



20нче август, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Россия Федерациясе Президентының 2020нче елның 23нче июлендәге йөкләмәләре исемлеген тормышка ашыру һәм "#БезБергә"("#МыВместе") Гомумроссия үзара ярдәм акциясе ирекле ярдәмчеләре белән гамәли шөгыльләр үткәрү бурычын үтәү кысаларында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе 2020нче елның 19нчы августында су объектлары янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча, ZOOM коммуникацион программа тәэминатын кулланып, видеоконференция режимында онлайн шөгыль үткәрде.
Видео-конференциядә Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, шулай ук "Җиңү юлы" Төбәкара хәйрия оешмасы,"Медик волонтёрлар" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан региональ хәрәкәте, "Казан дәүләт энергетика университеты" ФДЮБББУ,"Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте" ДАҺББУ, "Республика яшүсмерләр китапханәсе" ТР ДБУ, "Халыкара компетенцияләр үзәге-Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы" ДАҺББУ волонтерлары катнашты.
Видеоконференция кысаларында шөгыльдә катнашучылар суда батучыларны һәм боз астына к итүчеләрне коткару кагыйдәләренә өйрәтүче видеороликны карый алдылар. Россия ГТХМ хезмәткәрләре зыян күрүчеләрне реанимацияләү ысулларын күрсәттеләр.
Шөгыль ахырында 2020-2021 нче уку елына уртак чаралар планы буенча фикер алышу үткәрелде.





Страница 53 из 272