Янгын куркынычсызлыгы буенча ведомствоара рейдлар
22нче сентябрь, сишәмбе, 2020нче ел
Янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик эш кысаларында Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең яшәү урыны буенча ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Казан шәһәре күзәтү эшләре бүлегенең дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары белән бергә торак биналарның янгынга каршы торышын тикшерү буенча рейдлар уздырдылар.
Гаилә әгъзалары белән янгынга каршы инструктаж үткәрелде, янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү турында белешмәлекләр тапшырылды.

Мин-үз язмышымны иҗат итүче
15нче сентябрь, сишәмбе, 2020нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Казан дәүләт медицина университеты ФДББМУ ЮБнең гомуми гигиена кафедрасының “Мәгълүмати гигиена” проекты волонтерлары белән берлектә “Мин – үз язмышымны иҗат итүче “ дигән интерактив төркемле шөгыль үткәрде.
Чараның максаты: балигъ булмаган балаларның сәламәт яшәү рәвешенә мотивациясен формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар белән үз сәламәтлегеңә сакчыл караш кирәклеге, физик культураның кеше сәламәтлегенә йогынтысы, шәхси гигиена һәм сәламәт туклану кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде. Шулай ук балигъ булмаганнар “Гомуми эш” иҗтимагый оешмасы программасы буенча “Куркыныч чуму” дигән мультфильм карадылар һәм фикер алыштылар. Шөгыль балигъ булмаган балаларның сәламәтлек культурасына һәм сәламәт яшәү рәвешенә кыйммәтле юнәлеш формалаштыруга ярдәм итте.



Ларионова Анна Семеновна

Ларионова Анна Семеновна 1931нче елның 20нче сентябрендә ТАССРның Апас районы Ындырчы авылында эшче гаиләдә туа. Гаиләдә өч бала була, әтисез үсәләр. Бу авыр вакытлар була. Бөек Ватан сугышы башланганчыга кадәр мәктәпнең 1нче сыйныфын тәмамлый. Сугыш башланганда Шонгыт авылында колхозда эшли башлый, шунда яши дә. Төрле авыл хуҗалыгы эшләрен башкара, бөртеклеләрне сортлый, җыя, чәчә. Сугыштан соң авыл советында эшли.
1955нче елны Казан шәһәренә күчеп килә, кияүгә чыга, кызы туа. Казан механика заводына эшкә урнаша, ире шунда ук токарь булып эшли. Башта өйрәнчек-укучы була, аннары токарь вазифасына күчерәләр. Заводта саву аппаратлары өчен детальләр һәм башкаларны эшләп чыгара. Пенсиягә Казан механика заводыннан инвалидлык белән чыга.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Почет билгесе» медале белән бүләкләгән.

Яхшылык кыл
14нче сентябрь, дүшәмбе, 2020нче ел
Игелеклелек атнасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар өчен "Яхшылык кыл" дигән төркемле шөгыль үткәрделәр.
Чара балаларда игелеклелек, яхшы, игелекле гамәлләр турында күзаллауны формалаштыруга, һәр кеше тормышында игелекнең роле турында белемнәрне киңәйтүгә юнәлдерелгән.
Шөгыль барышында балалар яхшылык, бер-береңә хөрмәт, тирә-юньдәгеләргә игътибар кебек әхлакый төшенчәләре ничек аңлавы турында сөйләделәр, үзләренең игелекле эшләре турында уйландылар: кемдер ата-аналарга хуҗалык буенча ярдәм итә, кемдер дусларына авыр хәлдә булыша. Балалар иҗади биремнәрдә актив катнаштылар, игелек турында мәкальләр һәм әйтемнәрнең мәгънәсен киңәйттеләр, явыз һәм игелекле бүреләр турында иң танылган мәсәл белән таныштылар, соңыннан "Яхшылык кыл" дигән кроссворд чиштеләр, төп сүзне таптылар. Балалар шөгыльдә кешелеклелек, игелеклелек, наз, игътибарлылык, кешеләр һәм хайваннар турында кайгырту, әйләнә-тирә дөньяның матурлыгына соклану кебек яхшы хисләр балачакта барлыкка килә дигән нәтиҗәгә килделәр.


Балаларның киләчәге безнең кулда!
11нче сентябрь, җомга, 2020нче ел
Бөтендөнья үз-үзенә кул салуны булдырмау көне һәм балигъ булмаган балалар арасында үз-үзенә кул салуны профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар кысаларында Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан “Балаларның киләчәге безнең кулда!” дигән урам акциясе үткәрелде.
Акциянең максаты: Казан шәһәре халкына үз-үзенә кул салуны булдырмый калу, балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен бердәм гомумроссия ышаныч телефонының барлыгы, Казан шәһәренең психологик-педагогик ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерү.
Акция барышында өлкәннәргә һәм балигъ булмаганнарга Казан шәһәренең ышаныч телефоны, социаль һәм психологик үзәкләренең контакт мәгълүматлары булган мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар тапшырылды.
Ата-аналарга бүлек психологлары махсус әзерләгән "Сезнең балагыз мохтаҗ булган психологик "иркәләүләр"" мәгълүмати буклеты бирелде. Буклет материаллары - ата-аналарга иң куркыныч нәрсә - үз баласына карата битараф булу икәнлеген искә төшерү, чөнки ул аны куркынычсызлык хисеннән мәхрүм итә.


Страница 46 из 272















